news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешәндә референдумны “Чиста сайлау өчен корпус” иҗтимагый хәрәкәте вәкилләре күзәтә

Бүген районда үзара салым буенча референдум 34 сайлау участогында үткәрелә.

(Чирмешән, 18 ноябрь, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“). Чирмешән районында үзара салым буенча референдумда Бөтенроссия “Чиста сайлау өчен корпус” иҗтимагый хәрәкәтеннән күзәтүчеләр катнаша. Бу хакта "Безнең Чирмешән" газетасы хәбәр итә. 
 
Референдум районның 34 сайлау участогында үткәрелә. Тавыш бирү участоклары  барысы да 7.00 сәгатьтә ачылды, комиссияләр эшкә кереште. 
 
"Участокларда кичке сигезгә кадәр тавыш бирергә була, үзең белән паспорт алып килергә кирәк, - ди район территориаль сайлау комиссиясе рәисе Рамил Әхмәдуллин. – Референдум уңаеннан сораулар туса, безнең комиссиягә 2-53-07 телефоны буенча шалтыратырга мөмкин".
 
Чирмешән районында референдумда катнашучылар исемлегендә 14 мең 748 кеше теркәлгән.
 
Күпчелек җирлекләрдә үзара салым бер кешедән 500 сум күләмендә билгеләнгән. 
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100