news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешәндә референдум көнендә ярминкә оештырдылар

Биредә тере мал-туар, яңа тотылган балык, бал, гөмбә, ит, яшелчәләр, кием – салым, бодай, көнкүрештә кирәк әйберләр тәкъдим иттеләр.

(Чирмешән, 18 ноябрь, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадыйр Гомәров). Чирмешәндә үзара салым буенча референдум көнне ярминкә оештырдылар. Бу хакта "Безнең Чирмешән" газетасы хәбәр итә. 

"Берәү килосы 400 сумга каз түшкәләре сата. Бик симез, бер-берсе 4, хәтта 6 килолылар. Алма - 60 – 65, ит – 310, бал (өч литрлы банкада) 1000 сум тора", диелгән әлеге хәбәрдә.

Районда үзсалым буенча референдум гражданнарның нык активлыгы белән үтә, көндезге сәгать 12 гә исемлеккә кертелгәннәрнең 49, 8 проценты, ягъни 7354 кеше тавыш биргән дә.

Андреевка, Иске Үтәмеш, Казанка, Чумачка, Әккәрәй, Кармыш сайлау участокларында бу күрсәткеч 87 – 60 процент ук.

Район территориаль сайлау комиссиясе рәисе Рамил Әхмәдуллин әйтүенчә, референдум барышында закон бозулар турында шикаятьләр юк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100