news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешәндә һәр оешманың үз Кыш бабае, Кар кызы булачак

Чыршы бизәү буенча конкурс игълан ителгән

 (Казан, 3 декабрь, “Татар-информ”). Яңа ел чыршыларын һәм территорияләрне, мәйданчыкларны бизәү буенча районда оешмалар арасында конкурс игълан ителә.

Быел Чирмешәндә үзәк Чыршыны бизәүдә һәр оешма үз өлешен кертер, моңа мөмкинлек табар дип көтелә, предприятиеләр, учреждениеләр үз территорияләрен дә бизәргә бурычлы, ди район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәмзия Долгополова.

Үзәк чыршыны ачу тантанасында да оешмалар һәм Авыл советларының актив катнашуы күздә тотыла. Һәр оешма үз Кыш бабае һәм Кар кызын киендереп, бу чарада чыгыш ясарга тиеш була. Монысы – яңалыкларның берсе. Махсус комиссия чыршылар һәм Яңа ел мәйданчыкларының бизәлешен тикшереп, җиңүчеләрне билгеләгәндә, моны да исәпкә алачак, дип хәбәр итә “Безнең Чирмешән” басмасы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100