news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешәндә һәр гектардан уртача 16,3 центнер уңыш җыела

Ләкин уракка яңгырлар комачаулый

 (Казан, 3 сентябрь, “Татар-информ”). Чирмешән районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә бөртекле-кузаклыларның 23 мең гектарыннан (тиешленең 67 проценты) уңыш суктырып алынган. Һәр гектардан уртача 16,3 центнер уңыш җыела.

“Чирмешән АГРО“да урак инде ахырына якынлаша. “Сөлчә“, “Алга“, “Үтәмеш“ җәмгыятьләрендә дә эш күп калмаган. 

“Чирмешән АГРО“ җәмгыятенекеләр шикәр чөгендере ала башлады. Зәй шикәр заводына бу хуҗалыктан дистәләрчә машина уңыш озатылган да. Чөгендер тулаем 730 гектарда игелгән.Уңыш яхшы - гектардан 280 центнер.

Райондагы башка хуҗалыкларда шикәр чөгендере юк, дип яза “Безнең Чирмешән” газетасы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100