news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чирмешәндә планетарий булачак

Планетарийда махсус эффектлы 50 фильм карарга була

(Казан, 24 октябрь, “Татар-информ”). Яшьләрнең ял итү үзәгендә галәмәт күләмле – 7,5 метр биеклектә, 11 метр диаметр зурлыкта планетарий ясыйлар.

Октябрь ахыры – ноябрь башларында планетарий беренче тамашачыларын да кабул итәр. 52 тамашачыга исәпләнгән бу корылманың каркасы җыелган, экран тарттырылган, дүрт вентилятор урнаштырылган.

Анда махсус эффектлы 50 фильм карарга була. Бер сеанс уртача 30 минут дәвам итәчәк. Фильмнар балалар өчен генә түгел, өлкәннәргә дә кызыклы булачак, дип белдерә “Безнең Чирмешән” басмасы.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot