news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чирмешәндә оешкан рок төркеме беренче концертын тәкъдим итте

Егермеләп җыры булган бу төркем район буйлап гастрольләргә чыга.

Чирмешәндә оешкан рок төркеме беренче концертын тәкъдим итте
Айнур Заһитов

(Чирмешән, 30  гыйнвар, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Гөлсирә Шәрифуллина). Әккәрәй мәдәният йортында “Невада” кавер рок төркеме беренче концертын тәкъдим итте. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Әлеге төркем районда яшьләрнең ял итү үзәге каршында оешкан. Дүрт егет Айнур Заһитов, Руслан Васильев, Айрат Сәлманов, Данир Вилданов концерт программасы белән чыгыш ясар алдыннан бер елга якын репетицияләр үткәргәннәр, репертуар туплаганнар.

"Бүген безнең “багажда” 20 гә якын җыр бар. Әккәрәйдә тәүге концертыбыз булды. Без башка авылларда да чыгыш ясарга планлаштырабыз, якын арада Ивашкинога барырга җыенабыз", - диде төркемнең солисты Айнур Заһитов. 

news_right_1
news_right_2
news_bot