news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешәндә әниләргә һәйкәл куелачак

Һәйкәл төзүгә смета ясала.

Чирмешәндә әниләргә һәйкәл куелачак
http://nashcheremshan.ru/

(Чирмешән, 3 февраль, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Кадрия Гамирова). Чирмешән районы үзәгендә әниләргә һәйкәл ясау идеясе ун еллар элек туган иде. Аны Кара Чишмә авылыннан Саимә апа Моратова күтәреп чыкты. Халык моны яклады, газета редакциясе дә хуплады, байтак мәкаләләр язылды, халык үз фикерен җиткерде.

Ана һәйкәле кирәк, бар әниләр дә мондый хөрмәткә лаек, диделәр, әмма эш кенә башланмады.

«Ана һәйкәле өчен эскиз-проект әзер, аны Муса Вилданов ясады. Һәйкәл булачак урынны да сайладык, аны өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернаты янында төзергә җыенабыз. Һәйкәл төзүгә смета ясала. Аннан соң бу эшкә иганәчеләр табасы кала», — диде район башкарма комитеты җитәкчесе Илфат Шәйдуллин.

«Минем эскизда аның урыны Беренче Май һәм Титов урамнары киселешендә, „Ромашка“ балалар бакчасы почмагында. Миңа өлкәннәр йорты янындагы урын ошамый, ул һәйкәл ясау өчен кулай түгел. Район үзәгендә башка урын да табарга була. Күмәкләп тотынсак, башкармаслык эш түгел», — диде һәйкәлнең эскиз-проектын ясаучы Муса Вилданов.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100