news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешәндә Әниләр бәйрәмендә үрнәк әниләргә хөрмәт күрсәттеләр

Әниләр көне уңаеннан Татарстанның Чирмешән районында узган зур бәйрәм чарасында районның әниләрен хөрмәтләделәр.

(Чирмешән, 28 ноябрь, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Гөлсирә Шәрифуллина). Әниләр көне уңаеннан Татарстанның Чирмешән районында Балалар сәнгать мәктәбендә узган зур бәйрәм чарасында районның әниләрен хөрмәтләделәр, рәхмәт сүзләре  җиткерделәр, бүләкләр тапшырдылар, дип хәбәр итә районның "Безнең Чирмешән" газетасы.

– Кайсы гына тармакта көч куймый хатын-кызлар – авыл хуҗалыгы булсынмы, мәгариф яки медицина, мәдәният тармагымы, башка төр хезмәтме, берсендә дә сынатмыйлар. Без сезгә хезмәттә дә таянабыз, әни буларак куйган олы хезмәтегез өчен дә рәхмәтлебез. Илнең киләчәге  балалар тәрбиясенә бәйле. Димәк, сезнең кулда – ил киләчәге, – диде Чирмешән районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәмзия Долгополова әниләрне бәйрәм белән котлап.

Чарага килүчеләр арасында өлкән яшьтә булып, тормышның авырлыкларын  кичергән, инде үсеп, кайсы кая таралырга өлгергән балаларын көтеп яшәүче, күпсанлы оныкларның сөекле әбиләре булып торучы хатын-кызлар да бар иде.

Бәркәтә авылында яшәүче Луиза Миргалимова гомере буе балалар укыта. Гайсә абый белән  өч бала тәрбияләп үстерәләр. Әниләренең хезмәт юлын улы Илдар, кызы Әлфия дәвам итә. Оныклары Илназ белән Илүзә дә педагогик уку йортларында беләм алалар.

– Без яшь чакта эш белән артык мавыгып, әниләргә тиешле игътибар бирә алмадык шул. Бүген, олы яшьтә булсак та,  әни сагындыра,  үкенү хисе дә бар. Әниләрнең кадерен белегез, – ди Луиза апа.

Табу бер кыен, багу мең кыен, диләр халыкта. Кызганычка каршы, дөньяга килү белән баласыннан баш тарткан яки, үстерсә дә, тиешле тәрбия бирмәгән, гаилә ышыгында җылытмаган әниләр дә бар арабызда. Шул ук вакытта әни назын  чит сабыйларга бүләргә әзер, үз балалары янына ятимнәрне сыендырган әниләребез дә күп. Бәйрәм чарасына Лагерка авылыннан килгән Татьяна Фролова да шундыйлардан. Ике ул үстергән Фроловлар өч ел элек тагын ике малайны тәрбиягә алалар.

Иске Кадида яшәүче Роза Мөхтәсыймова да олы йөрәкле кеше. Үз балалары янына ул әти-әни назыннан мәхрүм калган тагын дүрт баланы сыендырган.
Монда башка әниләр хөрмәтенә дә мактау сүзләре яңгырады, сәхнәгә дә чакырып  бүләкләделәр. Гомумән, бүген бәйрәмгә килүче һәр кешегә бүләк бирелде.

Район үзешчәннәре кунаклар өчен концерт программасы  әзерләгәннәр иде. Әниләргә багышланган бик күп җырлар яңгырады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100