Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чирмешәндә Наил Шәйхетдинов исемендәге урам булачак
Чирмешәннең Лашман авылында 2 март көнне Наил Шәйхетдинов исемендәге урам ачу тантанасы була.
(Казан, 27 февраль, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). 2 март көнне 13.00 сәгатьтә Чирмешән районы Лашман авылында Россия һәм Татарстанның халык артисты Наил Шәйхетдинов исемендәге урам ачу тантанасы була. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Н.Шәйхетдиновның кызы Миләүшә Шәйхетдинова хәбәр итте.
“Лашман авылы безнең гаилә өчен бик кадерле. Минем әти дә әни дә Лашманкы, - ди Миләүшә Шәйхетдинова. - Минем үземне дә 9 яшемнән Лашманга кайтарып куйган булганнар. Хәзер дә авылыма бик сагынып кайтам. Шушы авылның урамына әти исемен бирүләре безнең өчен бик шатклыклы хәбәр булды. Биредә бүгенге көндә дә әтинең дә, әнинең дә якын туганнары гомер итә. Әтинең туган көне 1 март. Ә 2 март көнне авылда зур танталар булып узачак”.
Н.Шәйхетдинов исемендәге урам ачудан тыш, танылган артист туган йортка мемориаль такта куелачак. Тантаналы чараларда Наил Шәйхетдиновның туганнары, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры җитәкчелеге, театрның әйдәп баручы артистлары катнашачак.
Шул ук көнне 17.00дә Тинчурин театры Лашман авылы мәдәният йортында Наил Шәйхетдинов истәлегенә багышлап, “Алтын көз” комедиясен күрсәтәчәк. Керү бушлай. “Алтын көз” – Наил Шәйхетдинов соңгы елларда уйнаган спектакльләрнең берсе.

Белешмә: Россия һәм Татарстанның халык артисты Наил Шәйхетдинов 1941 елның 1 мартында Чирмешән районы Лашман авылында туа. Әгәр исән булса, быел аңа 77 яшь тулган булыр иде. Танылган артист 1965-2016 елларда Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында иҗат итте. Театрда 50 ел эшләү дәверендә 200 дән артык төрле пландагы рольләр башкарды, дистәләрчә телевизион спектакльләрдә һәм Рига, Свердловск, Казах киностудияләре төшергән фильмнарда катнашты. Үзенең табигый таланты, ихлас уены белән бихисап тамашачыларыбызның күңелен яулады.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз