news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешәндә музыкантлар ярышты

Әлеге бәйгедә җиңүчеләрне балалар һәм өлкәннәр арасында өч номинациядә билгелиләр.

Чирмешәндә музыкантлар ярышты

(Чирмешән, 20 февраль, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Гөлсирә Шәрифуллина). Район мәдәният йортында узган “Аһәңле Татарстан” (“Многозвучный Татарстан”) традицион музыка уен коралларында башкаручыларның республика фестиваль – бәйгенең зона туры узды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Анда Алексеевск, Әлки, Яңа Чишмә, Чистай, Чирмешән районнары вәкилләре үз осталыкларын күрсәттеләр.

Бу сәнгать бәйгесендә районнан Иске Үтәмеш мәдәният йорты каршындагы “Хыял”, Яңа Элмәледән “Лейся, песня!” фольклор коллективлары һәм район мәдәният йортыннан Илһам Мортазин белән Антон Семкичев дуэты чыгыш ясадылар.

Әлеге бәйгедә җиңүчеләрне балалар һәм өлкәннәр арасында өч номинациядә (аерым башкаручылар, кече ансамбльләр һәм зур ансамбльләр) билгелиләр, алар зона турлары узгач билгеле була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100