news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чирмешәндә муниципаль хезмәткәрләр эшмәкәрләр белән футбол уйнады

Исәп 7:2.

 (Чирмешән, 1 июнь, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Марат Гомәров). Чирмешән районы эшмәкәрләре Чирмешән лицее спорт мәйданчыгында муниципаль хезмәткәрләр белән очрашты. 26 май – Россия эшкуарлары көне уңаеннан биредә алар арасында мини-футбол буенча ярыш оештырганннар, дип яза җирле басма.

Уен иптәшләрчә булса да, киеренке узды. Исәпне әүвәл эшмәкәрләр ачты, тик, барыбер, нәтиҗәдә муниципалларның “Хезмәт резервы” командасы көндәшләрен 7:2 исәбе белән җиңүгә иреште.

Мини-футбол буенча мондый бәйге районда өченче тапкыр оештырыла. Киләчәктә волейбол һәм башка спорт төрләре буенча да ярышлар оештыру ниятләнә.

news_right_1
news_right_2
news_bot