Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чирмешәндә минераль су 94 метр тирәнлектән күтәрелә
Чирмешән районы Кирпеч заводы чыганагындагы минераль суны кабат шешәләргә тутырырга планлаштыралар.
(Чирмешән, 1август, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадыйр Гомәров). Чирмешән районы Кирпеч заводы чыганагындагы минераль суны кабат шешәләргә тутырырга планлаштыралар. Бу хакта район газетасы хәбәр итә.
Чирмешәндәге бер эшкуар әйтүенчә, су тутыру цехын киләсе елда хәрәкәткә җибәрмәкчеләр. Әлегә монда цех өчен 30га 12 метр зурлыкта булачак бинаның нигезен коралар, аннары сэндвич панельләрдән стена күтәрмәкчеләр.
Биредә минераль су 94 метр тирәнлектән күтәрелә. Скважина казылган да. Суның сыйфаты тиешле таләпләргә җавап бирә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз