news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешәндә "Мин татарча сөйләшәм!" бәйгесе: рус, чуваш укучылары татарча интервью алды

Укучылар авыл халкына “Мин татарча сөйләшәм!” акциясенең эмблемаларын бүләк итеп бирде.

(Казан, 10 апрель, "Татар-информ", "Безнең Чирмешән", Марат Гомәров). Чирмешән районының Түбән Кармалка, Әккәрәй урамнарында, кибетләрдә, авыл халкыннан татар телендә интервью алганнар. Рус, чуваш мәктәпләре арасында узучы “Мин татарча сөйләшәм!” дип аталган район бәйгесенең мәктәп этабы биремнәре шуннан да гыйбарәт иде.

Әккәрәй мәктәбенең татар теле укытучысы Светлана Еферова: "Укучылар урамда очраган авылдашларыбыз белән, кибетләргә барып сатучылар белән татар телендә аралашып карады. Авылда күпчелек олылар татар телен яхшы белә икән. Әйтик, фермада эшләүче Андрей Сипатров бик иркен сөйләшә. Балалар ФАПка дәва алырга килгән әби кеше - Елена Калмыковадан интервью алдылар, ул да татар телен яхшы белә. Ә менә яшьрәкләр арасында андыйлар аз", - дип сөйләде.

Бәйге шартларында язылганча, башлангыч сыйныф укучылары “Мин татарча сөйләшәм!” акциясе эмблемалары, буклетлар ясады. Татар телен иң яхшы белүче укучылар исә бәйгенең район этабында катнашачак.

Түбән Кармалка мәктәбенең татар теле укытучысы Миләүшә Мөхәммәтҗанова: "Бу акция барышында укучыларыбыз, укытучыларыбыз да фәкать татар телендә генә аралашты. Шулай ук укучылар дусларга хат яздылар, авыл җирлегендә булган сәүдә һәм көнкүреш хезмәте күрсәтү объектларына барып татар телендә интервьюлар алдылар. Чара вакытында 40ка якын кеше татарча сөйләшүгә җәлеп ителде", - ди.

Бәйге укучыларга, укытучыларга гына түгел, рус милләтеннән булган авыл халкы өчен дә бик мавыктыргыч, кызык чара булды. Укучылар тарафыннан бүләк итеп әзерләнгән “Мин татарча сөйләшәм!” акциясенең эмблемалары да авылдашларның күңеленә хуш килгәндер. Мондый чаралар укучыларда татар теленә кызыксынуны тагын да арттырыр дип уйлыйбыз, - дип яза газета.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100