news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чирмешәндә милли көрәш буенча турнир узачак

Ярыш 18 ноябрьгә билгеләнгән.

(Чирмешән, 13 ноябрь, "Татар-информ", "Безнең Чирмешән"). Хезмәт вазифаларын башкарганда һәлак булган Мирсәет Кәбиров истәлегенә багышлап милли көрәш буенча икенче ачык турнир узачак. Ярыш 18 ноябрьгә билгеләнгән, дип яза җирле басма.

Бәйге “Чирмешән“ балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе залында үтәчәк. Анда 2002 елгы һәм яшьрәк көрәшчеләр бил алышырга тиеш ( 11 авырлык категориясендә).

Катнашучыларны теркәү һәм үлчәнү сәгать 8дән 9га кадәр була, ә турнирны тантаналы ачу 9.30да башлана.

Призлы урыннар яулаган яшь көрәшчеләр Дипломнар һәм медальләр белән бүләкләнәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot