Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чирмешәндә май җитештерә башладылар
Чирмешән эшләнмәләрнең үз “йөзе” дә бар, товар билгесендә “Чирмешән май-сыр заводы”, диелгән.
(Чирмешән, 30 декабрь, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Гөлсирә Шәрифуллина). Динар Фәрит улы заводны арендага алган, киләчәктә аны сатып алырга ниятли. Биредә капиталь ремонт үткәргәннәр, җиһазларны төзәтеп, май җитештерә дә башлаганнар, дип яза җирле басма.
-Безнең планнар зурдан, Чирмешәндә май гына түгел, эремчек, сыр, сөт җитештерергә ниятлибез, - ди ул. - Сынау өчен майның беренче партиясен ясап карадык. Бик тиз алып бетерделәр. Заказлар да килә башлады. Аны Яр Чаллыдан, Самарадан, Норлаттан сораучылар бар.
Сүз уңаеннан, Динарның әти-әнисе Туймәт авылыннан, үзе Бөгелмәдә туып-үссә дә, Туймәтне дә, Чирмешәнне дә якын күрә, монда еш кайтып йөри. Бүген Казанда яши, сөт продукциясе җитештерүче җаваплылыгы чикләнгән “Сабан АГРО” җәмгыятен җитәкли.
Динар Фәрит улы заводның элеккеге традицияләрен, технологияләрен торгызырга уйлый. Бүген көчле көндәшлек заманында, базар шартларында үз кулланучыңны табу бик авыр. Шуңа да якташыбыз заводта җитештереләчәк продукциянең сыйфатына аеруча игътибар биреп, элек эшләгән хезмәткәрләрне, инде олы яшьтәге апаларны эшкә чакырган. Әлегә монда 15 кеше хезмәт куя, киләчәктә эшчеләр санын кырыкка ук җиткерергә исәплиләр.
-Безнең продукция экологик чиста, табигый продуктлардан гына, бернәрсә дә өстәлмичә ясалачак, - ди эшмәкәр.- Аны район кибетләрендә, Казандагы агропаркта, үзебезнең сәүдә ноктасында сатачакбыз. Продукцияне ташу өчен яңа машина да алдык.
Чирмешән эшләнмәләрнең үз “йөзе” дә бар, товар билгесендә “Чирмешән май-сыр заводы”, диелгән.
Продукцияне заводка районнан китерелгән сөттән ясамакчылар. Майның беренче партиясенә сөт җитмәгәч, аны башка районнанрдан алып килгәннәр. Әмма эшмәкәр сүзе буенча, киләчәктә заводта көн саен уртача 40 тонна сөт эшкәртеп булачак. Шуңа да район сөтен читткә җибәрмичә, монда гына җыярга, кабул итәргә исәплиләр. Заводка тапшырылган сөтнең бер килограммына 23 сумнан исәп-хисап ясаганнар да.
Билгеле, элек районда туберкулез да булгач, әлеге мәсьәләне дә игътибарсыз калдыра алмадык.
-Безнең сөт продукциясен җитештерү өлкәсендә тәҗрибәбез бай. Ветеринарлар белән тыгыз элемтәдә эшлибез, хуҗалыклардан ай саен белешмәләр таләп итәбез. Аннан соң инде заводка килгән сөт эшкәртелә бит, шуңа да бу яктан куркырга нигез юк,- диде Динар Ихтисамов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз