Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чирмешәндә Мөшбикә мәчете призларына хоккей ярышында уен ветеранын бүләкләделәр
Иң яхшы уеныларга да бүләкләр дә бар иде.
(Чирмешән, 27 ноябрь, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Марат Гомәров).“Мөшбикә” мәчете призларына Чирмешәндә узган районара турнирда Керкәле авылыннан 53 яшьлек Илшат Гатинга “Уен ветераны” дигән Диплом һәм яхшы бүләк тапшырдылар. Бу турыда район газетасы яза.
Турнирны дога кылып башладылар. Чирмешән, Әлмәт, Азнакай, Кукмара, Яр Чаллы, Түбән Кама шәһәр һәм районнары катнашкан әлеге ярышта нигездә мөселман яшьләре катнашты. Дөрес, башкаларга да чикләүләр булмады, бозда христиан егетләре дә тирләп-пешеп алка кудылар.
Район командасы Әлмәт командасын 7:2 исәбе белән җиңүгә ирештеләр, аннан азнакайлыларны 7:0 белән үк оттылар. Калган уеннарның нәтиҗәләре болай: Әлмәт–Азнакай: 10:0, Түбән Кама–Яр Чаллы: 1:7, Кукмара–Яр Чаллы: 2:7, Кукмара–Түбән Кама: 4:1.
Финалда өченче урын өчен уйнаган әлмәтлеләр кукмаралыларны оттылар. Ә төп Кубок өчен Чирмешән һәм Яр Чаллы командалары көч сынашты. Икесе дә көчле командалар, исәптәге аерма да - шуңа дәлил.
Бәйге чыгымнарын күтәргән, Себердә яшәүче якташларыбыз, “Мөшбикә” мәчетен төзеткән эшкуарлар – Әмир егетләре Фазыл һәм Миндар Әъләмовлар бүләкләрне кызганмаган. Иң яхшы уеныларга да бүләкләр дә бар иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз