Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чирмешәндә Мөшбикә мәчете ачылды
Иганәчеләр мәчет каршында гына имамга өй дә сатып алып биргәннәр.
(Чирмешән, 17 август, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Гөлсирә Шәрифуллина). Ике манаралы, зәвык белән эшләнгән мәчет бинасы бу якка, гомумән, Чирмешәнгә ямь биреп тора, дип яза җирле басма.
Барысы да җиренә җиткереп эшләнгән биредә. Беләбез, бу йортны, казыгыннан башлап диик, төзетүнең чыгымнарын тулысынча үз өсләренә алган Себердә эшләүче эшкуарлар, Әмир егетләре бертуган Фазыйл һәм Миндар Әгъзам улы Әгъләмовларның зәвыкләре бар. Халык өчен акчаларын кызганмый алар. Әнә мәчеткә эленгән миллион сумлык люстра үзе генә ни тора?! Никахлашу залы, уку класслары, хатын-кызлар өчен гыйбадәт кылу залы, тәһарәтханә – барысы да шәп. Мәчет исә аларның әниләре Мөшбикә исемен йөртәчәк.
-Бу якта яшәүче халыкка төньяктагы мәчеткә йөрергә ерак, бигрәк тә олы кешеләргә, 5 километрлап ара узарга иде. Хәзер бик якын булды инде. Шундый игелекле уллар үстергән Мөшбикә әбигә рәхмәт, урыны оҗмахта булсын, - диде мәчетне ачу тантанасында катнашкан район башлыгы Фердинат Дәүләтшин.
Яңа мәчетнең имамы итеп Рафаэль Сафин билгеләнде. Ул Уфада 1990 елда туган. Казанда Россия Ислам университетын тәмамлаган дин белгече. Себер якларында имам булып торган, Можга шәһәрендә эшләгән. Аннан Әгъләмовлар “кодалаганнан” соң ул - Чирмешәндә. Иганәчеләр мәчет каршында гына имамга өй дә сатып алып биргәннәр.
-Рафаэль хәзрәтне без өч кандидат арасыннан сайлап алдык. Беренчедән, ул – яшь, икенчедән - өч баласы бар, тиздән әле дүртәү булачаклар: районга алты кеше кайта дигән сүз һәм иң мөһиме – аның ихласлыгы, - ди Миндар Әгъзам улы Әгъләмов.
Мәчет ачу тантанасында Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, тирә-як районнардан һәм районыбыз авылларыннан имамнар катнашты.
-40-50 ел элек республикада 1500ләп мәчет булачак дисәләр, кем ышаныр иде. Бу - тәүбәгә һәм иманга килергә вакыт дигән сүз. Дини кануннар буенча яшәргә безгә беркем комачауламый, - диде Баш казый. – Мин монда шатланып килдем. Төрле мәчетләр күргәнем бар, алтын айлысын, бер айда төзелгәнен, зурысын, кечкенәсен дигәндәй, әмма минем шул мәчетне төзетүчеләрне күрәсем килгән иде. Күркәм, булдыклы егетләр икән. Фазыйл белән Миндар кебекләр булганда - динебезнең, милләтебезнең киләчәге өметле. Мәчет ачылды, шуның белән эш бетте дигән сүз түгел, аны карап, тәэмин итеп торасы да бар. Сарыф ителгән миллионнар халыкка эшләргә тиеш.
Мөшбикә мәчете өч ел эчендә төзелде. Аны төзүчеләрне читтән чакырмаганнар, эшне үзебезнең осталар башкарган.
-Мәчет салу идеясе болай булды. Фазыйл туганым, хатыннарыбыз белән узган ел эшләренә йомгак ясаганда, акчаларыбызның янга калганын күрдек. Сөйләштек тә, мәчет төзетергә булдык. Авылда яшәүче абыебыз Әмин, Чирмешән мәчетенең ул вакыттагы имамы Хәбир хәзрәт Ханов та моңа этәргеч бирде. Аллаһ Тәгаләбезгә шул изге эшне күңелебезгә салганы өчен рәхмәт, - ди Миндар Әгъзам улы.
Мөшбикә мәчете район үзәгендә - икенче мәчет һәм Амур ягында - икенче дин йорты. Әгъләмовлар кебек, берничә ел элек тагын бер игелекле якташыбыз - эшкуар Сергей Игнатьев моңа кадәр православие чиркәве төзеткән иде. Районыбыз благочинные Серафим атакай да мәчет ачу җыенына килеп, православ якташларыбыз исеменнән халыкны матур итеп бәйрәм белән тәбрикләде. Киләчәктә дә бер-беребезнең гореф-гадәтләрен әнә шулай хөрмәт итеп яшәргә язсын.
-Санап, чамалап караган идек, безнең якта мәчеткә йөрерлек кырыклап 60ның өсте ир-атларыбыз бар, дини яшьләребез дә байтак җыела бит әле, - ди монда гомер итүче Гомәр абый Шарапов. – Бик зур рәхмәт бертуган Әгъламовларга. Азатка да рәхмәт, дип языгыз әле. Бу Лашман егете - мәчетне төзетүче прораб. Ваклыгы, түземлеге җитте, теләсә нинди техникага үзе дә утырып эшли ала. Төзелешне башыннан ахырына кадәр менә дигән иттереп башкарып чыкты.
Азат Әюп улы Ихсановка һәм Миндар һәм Фазыйл Әгъзам уллары Әгъләмовларга район башлыгы Фердинат Дәүләтшин бүләкләре, республика мөфтие Камил Сәмигуллин исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырылды. Дөрес, Фазыйл Әгъзам улы бәйрәмдә үзе юк иде, эш кешесе бит.
Йөзләгән чирмешәнле килгән мәчет ачу чарасында Беренче каналдагы “Голос” тапшыруында җиңү яулаган Сәйдә Мөхәммәтҗанова мөнәҗәтләр әйтте. Халыкны ТР Президенты аппараты, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты вәкилләре һәм республика мөселманнар Диния нәзарәтенең “Аксакаллар” шурасы рәисе Айрат Әюпов та тәбрикләделәр, дип яза җирле басма.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз