news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешәндә мөселман яшьләре хоккей буенча ярышты

Район үзәгендә төзелүче Мөшбикә мәчете кубогына үткән республика хоккей ярышларында Чирмешән командасы беренче урынны яулады.

(Чирмешән, 14 ноябрь, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Гөлсирә Шәрифуллина). Чирмешәндә мөселман яшьләре хоккей буенча ярышты. Район үзәгендә төзелүче Мөшбикә мәчете кубогына үткән республика хоккей ярышларында Чирмешән командасы беренче урынны яулады. Казан спортчылары – икенче, Яр Чаллы хоккейчылары өченче урында, лип яза җирле басма.

Ярышларда барлыгы алты районнан җиде команда (Чирмешәннән, Казаннан, Яр Чаллыдан, Түбән Камадан, Мөслимнән һәм Әлмәттән ике команда) көч сынашты.

-Традицион ислам айлыгы барышында Чирмешәндә хоккей буенча турнир уздыру матур гадәткә әверелде, - ди муниципаль район башлыгы киңәшчесе Әмир Могыйзов. – Ярышларда уенчыларның мөселман булуы таләп ителми. Безнең төп бурыч -төрле милләт вәкилләре арасында дуслыкны ныгыту, яшьләрне спортка тарту, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау. Форсаттан файдаланып, бу бәйгенең барлык чыгымнарын күтәргән, Чирмешәннең Амур ягында әниләре хөрмәтенә мәчет төзетүче бертуган Әгъләмовларга рәхмәтемне җиткерәм.

Боз сараенда узган турнирда Чирмешән командасыннан Алмаз Әхмәтҗанов – иң яшь , Илшат Гатин иң олы уенчылар иде. Мөслимнән Самат Камалов -“Иң яхшы капкачы”, Яр Чаллыдан Вадим Мирговаям -“Иң яхшы капитан”, Казаннан Марат Нурмиев -“Иң яхшы һөҗүмче”, Әлмәттән Эдуард Багаев “Иң яхшы уенчы” буларак танылдылар, бүләкләр тапшырдылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100