Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чирмешәндә мәктәп автобусларын җиһазлау өчен акча җитми
Юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча район комиссиясенең бу елдагы беренче утырышында сүз күбрәк мәктәп автобуслары турында барды.
(Чирмешән, 16 февраль, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадрия Гамирова). Юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча район комиссиясенең бу елдагы беренче утырышында сүз күбрәк мәктәп автобуслары турында барды. Районда 17 мәктәп автобусы 24 маршрут буенча укучыларны йөртә.Бу турыда җирел басма хәбәр итә.
Аларның берсе яңа, әле үткән елның декабрендә генә кайткан. Мәктәп автобусларына куелган таләпләр буенча аларның барысында да тахогрофлар булырга тиеш, тик бу җиһаз нибары дүрт автобуста гына бар.
Кичекмәстән 13 автобусны тахографлы итәсе. Бер тахограф 40 мең сум тирәсе торуын исәпкә алсак, әлеге максатларга 500 мең сумнан күбрәк акча кирәк.
"Әлеге күптәннән килгән проблеманы хәл итәргә кирәк. 13 тахографны күпләп алу мөмкин түгел, ай саен аз-азлап алып булса да якын арада мәктәп автобусларын тахографлы итү өчен акча табарга тиешбез", - диде район башкарма комитеты җитәкчесе Илфат Шәйдуллин.
Мәктәп автобуслары укучыларны утырту һәм борылып китү мәйданнарының кардан начар чистартылуы турында да әйттеләр утырышта. Күтәмә, Девичья Поляна авылларында бу мәйданнар кардан бөтенләй чистартылмаган диярлек. Бу кисәтү барлык авыл җирлекләренә дә кагыла.
Карлар эреп, юллар кардан ачылуга асфальттагы җәяүлеләр кичүе билгесен яңартырга, өстәмә юл билгеләре урнаштыруга һәм башка чараларга да финанс кирәк булачак. Моны да озакка сузмыйча хәл итәргә кирәклегенә игътибар юнәлттеләр комиссия әгъзалары.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз