news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чирмешәндә өлкәннәрне хөрмәтләделәр

90 пенсионерга күчтәнәчләр тараттылар.

(Чирмешән, 5 октябрь, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадрия Гамирова). Өлкәннәр көне уңаеннан Чирмешәндә яшәүче туксанлап пенсионерны ашханәгә чакырып хөрмәтләделәр, кунак иттеләр, бүләкләр һәм күчтәнәчләр дә тараттылар. Мәдәният хезмәткәрләре аларны моңлы һәм шаян җырлары белән яшьлекләренә алып кайттылар, дип яза җирле басма.

Бәйрәмдә элеккеге колхозчылар, терлекчеләр, сыер савучылар, чөгендер игүчеләр, механизаторлар һәм районда төрле оешмаларда үз эшләрен намус белән башкарган, кадер-хөрмәткә бик лаеклылар утыра.

Кунаклар арасында үзләре пенсия яшендә булсалар да, олы яшьтәге якын кешеләрен тәрбияләүчеләр дә бар. Ульяновка авылыннан Зинаида Якимова инде 30 елдан артык авыру әнисен карый. 16 яшеннән фермада сыер савучы булып эшли ул. Пенсиягә чыгар алдыннан 7 ел мәктәп ашханәсендә балаларны тәмле ашлар белән сыйлаган. 80 яшьлек әнисен тәрбияләүче Зинаида Константиновна бүген үзе дә улы һәм килене хөрмәтендә, янында оныклары чабышып йөри.

news_right_1
news_right_2
news_bot