news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешәндә кышны коймак пешереп озаттылар

Февральнең соңгы якшәмбесендә, район үзәгендә, Яшьләр мәйданчыгында да Май чабу бәйрәмен билгеләп үттеләр.

(Чирмешән, 21 февраль, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадрия Гамирова). Февральнең соңгы якшәмбесендә, район үзәгендә, Яшьләр мәйданчыгында да Май чабу бәйрәмен билгеләп үттеләр. Яше-карты, олысы-кечесе, бала-чага, төрле милләр халыклары җыелды, дип яза җирле басма.

Әлбәттә, майда пешкән коймакларсыз нинди Май чабу булсын ди! Мәйдан тирәли авыл җирлекләре өйчекләре төзелеп киткән, аларның һәрберсендә кунакларны кайнар чәй һәм бәйрәмнең төп ризыгы - коймак белән сыйладылар.

Билгеле, бәйрәмне уен, җыр-биюләрсез күз алдына да китереп булмый. Әлеге чараны кызыклы һәм мавыктыргыч итү өчен районның мәдәният хезмәткәрләре күп көч куйган. Язбикә үзе генә килмәгән, сәхнәгә бер-бер артлы алар булып киенгән, аларча җырлаучы, биюче танылган рус эстрадасы артистлары, әкият геройлары, хәтта бер төркем “чегәннәр” дә менде. Һәркайсы үз талантын күрсәтте. Баулы районыннан килгән кунаклар - фольклор ансамбленең чыгышы да чирмешәнлеләр күңеленә хуш килде. Билгеле,  үзешчәннәр дә берсеннән-берсе матур җырлары белән сөендерделәр.

Сынамыш буенча, бәйрәмне күңелле итеп үткәрүчеләрнең елы да уңышлы булачак. Шулай ук кыш озату бәйрәмендә салкын һава мул уңышка өметләндерә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100