news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чирмешәндә Кыш бабайлар парадка чыга

Анда оешмалары белән авыл җирлекләре дә катнашачак

 (Казан, 11 декабрь, “Татар-информ”). Чирмешәндә үзәк чыршыны ачу тантанасында район үзәгендә яшәүчеләр һәм кунаклар “Кыш бабай һәм аның дусларының 2014 елгы вояжы“ дигән Яңа ел парадын карый алачаклар. Мондый яңалык муниципаль район башлыгы карары белән кертелә.

Кыш бабайлар парадында район үзәге оешмалары һәм предприятиеләре белән авыл җирлекләре дә катнашачак, дип яза “Безнең Чирмешән” басмасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot