Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чирмешәндә КВН фестивале җиңүчесе күчмә кубок белән дә бүләкләнде
Утыз Имәннең “Без авыл малайлары” командасы “Шаяннар һәм тапкырлар клубы”ның беренче район фестиваленең җиңүчесе булды.
(Чирмешән, 12 декабрь, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Гөлсирә Шәрифуллина). КВН фестивале районда беренче тапкыр оештырылды. Җиңүче – Утыз Имән командасы бүләкләрдән тыш, күчмә кубокка да ия булды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
Аның беренче этабында, дүрт зонада узган сайлап алу турында барлыгы 23 команда, 486 кеше катнашты. Район мәдәният йортында узган финал уеннарында 11 команда көч сынашты.
“Лашман мишәрләре”нең дә яңа туган баланың – “КВН”ның әтисен эзләве, чыгышларын үзенчәлекле итте. Әтисе дә билгеле булды – Альмир Жораев икән.
Гомумән, уенчылар арасында төрле һөнәр ияләре: мәдәният, медицина, мәгариф, авыл җирлеге Советы һәм башкарма комитетлары хезмәткәрләре, нефтьчеләр, студентлар, мәктәп укучылары да бар иде.
Музыкаль бәйге ярышында Чирмешән лицееның кызлар командасы чыгышы башкалардан нык аерылып торды. Алар бер җыр буенча мини-спектакль күрсәттеләр һәм рольләрне дә бик оста уйнадылар.
Утыз Имәннең “Без авыл малайлары” командасы районның эшче яшьләр командалары арасында “Шаяннар һәм тапкырлар клубы”ның беренче район фестиваленең җиңүчесе булды. Чирмешән лицееның командасы – икенче, “Лашман мишәрләре” һәм “Адреналин” өченче урыннарда.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз