Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чирмешәндә кучыларның кайберләре милли матбугат белән таныш түгел
Бөтендөнья татар конгрессының райондагы җирле оешмасының чираттагы утырышында шул һ.б. хакында сүз булды
(Казан, 5 ноябрь, “Татар-информ”). Чирмешән районында сәләтле балалар белән ныграк, тәгаенләбрәк шөгыльләнергә исәплиләр. Әдәби берләшмәләр, түгәрәкләр авылларда да оештырылырга тиеш. Язучылар һәм шагыйрьләрне дә ешрак чакыру – мөмкин эш.
Бөтендөнья татар конгрессының райондагы җирле оешмасының чираттагы утырышында шул хакта һәм татар телен саклау, яклау зарурлыгы да әйтелде. Кызганыч, мәктәп укучыларының бер өлеше милли матбугат белән таныш түгел, яшүсмерләр һәм балалар газета-журналларын укымыйлар.
Әлеге утырышта оешманың 23 кешедән торган яңа бюро составы да сайланды, дип белдерә “Безнең Чирмешән” басмасы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз