news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешәндә котельныйларны яңа сезонга әзерлиләр

Бүген район үзәгендәге һәм авыллардагы 56 котельныйның 42 се газ җибәрергә әзер.

(Чирмешән, 23 июль, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Евгений Ромин). Чирмешәндә котельныйларны яңа сезонга әзерлиләр. Бүген район үзәгендәге һәм авыллардагы 56 котельныйның 42 се газ җибәрергә әзер. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Тормыш өчен мөһим булган әлеге объектларда “Чирмешән районы коммуналь челтәрләре” предприятиесе тарафыннан язгы-җәйге айларда шактый күләмле эшләр башкарылган.

-Чирмешәндәге зур котельныйларда – 11, район үзәк больницасы котельныеның 4 казаны чистартылды. Иске Котыш, Кармыш, Лашман мәктәпләрендә әлеге эш төгәлләнеп килә, - ди предприятие директоры урынбасары Михаил Арютин.

Ремонт белән бәйле, Туймәт һәм Югары Кәминкә балалар бакчалары биналары котельныйларга тоташтырылмаган әле. Өч авыл мәдәният йортында: Түбән Кармалкада, Лагеркада, Лашманда казаннарны алыштырырга кирәк. Девичья Поляна авылы клубында стенага куела торган мич казанын һәм газдан саклау системасын ремонтлау таләп ителә.

Район үзәгендә җылылык челтәрләренең ике участогы гидравлик тикшерүләрне күтәрә алмады. Аларның берсенә, төзекләндерелгән парк территориясеннән уза торганына өч бина (район суды, элеккеге кунакханә һәм “Находка” кибете) тоташтырылган, монда челтәрләрне алмаштыру үзен акламый, шуның өчен югарыда аталган биналарны индивидуаль җылыту системасына күчерү зарур.

130 метр озынлыктагы үткәргечләрне яңартасы бар. Ростехнадзорның Идел буе идарәсе инспекторлары норматив документлары тикшергәндә кайбер кимчелекләрне атаганнар. Михаил Арютин әйтүенчә, ул җитешсезлекләр төзәтеләчәк.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100