news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешәндә китап сөючеләр язучы Рәмзия Габделхакова белән очрашуга җыелды

Ул Чирмешән районы хакимиятенең Утыз Имәни премиясе белән дә бүләкләнгән.

Чирмешәндә китап сөючеләр язучы Рәмзия Габделхакова белән очрашуга җыелды
nashcheremshan.ru

(Чирмешән, 23 ноябрь, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Гөлсирә Шәрифуллина). Чирмешән район үзәк китапханәсендә язучы Рәмзия Габделхакова белән узган очрашуга аның туганнары, китапханәчеләр, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, балалар, гомумән, китап сөючеләр килде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Язучы иҗат белән мәктәптә укыган елларыннан ук шөгыльләнә башлый. Иң беренче шигырьләре район газетасында дөнья күргән. Бүген ул алты китап авторы һәм аларның барысын да укучылар яратып кабул иттеләр. Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Рәмзия Габделхакова шигырьләр генә түгел, хикәяләр дә яза.

Ә күптән түгел үзен драматург буларак та сынап карый. Казанда Тинчурин исемендәге театрда аның пьесасы буенча куелган “Өзелгән яфраклар” спектакле бишенче сезон куела.

Язучы хикәя - повесть сюжетларын тормыштан, кеше язмышларыннан алуын әйтте.

Очрашуда Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Рәмзия Гайсә кызының шигырьләре яңгырады, аның иҗаты, тормыш юлы турында кызыклы әңгәмә булды.

2012 ел дәвамында иң күп укылган 182 китап арасында "Ел китабы - 2011" республика конкурсында Рәмзия Габделхакованың "Тау артында кояш бар" китабы өченче урында тора. Быел ул "Нишләттегез Гөлкәйне?" повестьлар китабы өчен, Саҗидә Сөләйманова исемендәге премиясен алды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100