news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешәндә "Кечкенә рольләр" театр фестивале игълан ителде

Әлеге конкурс кысаларында һәр авыл җирлеге үзешчәннәре берәр спектакль тәкъдим итәргә тиеш.

(Чирмешән, 2 февраль, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Гөлсирә Шәрифуллина). Быел районда театр коллективларының “Кечкенә рольләр” – “Маленькие роли” фестиваль - бәйгесе гълан ителде, дип яза районның “Безнең Чирмешән” газетасы. Әлеге конкурс кысаларында һәр авыл җирлеге үзешчәннәре берәр спектакль тәкъдим итәргә тиеш.

Бәйгене Иске Кади үзешчәннәре башлап җибәрде, алар үзләренең авыл сәхнәсендә Галиәскар Камалның “Беренче театр” пьесасын күрсәткән.

-Спектакльдә, нигездә, 11 класс укучылары катнашты, - ди район мәдәният йорты каршындага татар театры режиссеры Рушания Шакирова. – Искекадилылар сәхнәгә куйган спектакль безгә бик ошады, аны тамашачылар да җылы кабул иттеләр. Без алар һәм Бәркәтә авылының курчак театры белән якын арада узачак “Иделкәем” балалар – яшүсмерләр һәвәскәр театры һәм курчак театры коллективларының республика фестиваленә дә барырга планлаштырабыз.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100