Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чирмешәндә кече һәм урта бизнес вәкилләре белән Икътисад министрлыгы хезмәткәрләре очрашты
Чирмешәнгә “Бизнес-десант“ килде.
(Чирмешән, 30 июнь, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадрия Гамирова). Татарстан Республикасының Икътисад министрлыгы вәкилләре быел да Чирмешән районының кече һәм урта бизнес вәкилләре белән “түгәрәк өстәл” артында очраштылар, дип яза җирле басма.
Кече һәм урта бизнес вәкилләренә мәгълүмати ярдәм бирүче “Бизнес-десант” проекты инде дүртенче ел эшли. Моңа кадәр һәр районга елга бер тапкыр гына килсәләр, быел әле көзгә дә очрашырга ниятләп торалар.
"Бер үк вакытта өч “Бизнес-десант” группабыз эшли. Безнең төркем Алексеевск, Аксубай һәм Нурлат, Азнакай һәм Әлмәт эшмәкәрләре белән очрашты. Чирмешәндә – Чирмешән һәм Лениногорский эшкуарлары белән очрашырга уйлаган идек, тик нигәдер монда лениногорскийлылар күренми", - ди бүгенге чараның спикеры Светлана Туктамышева.
Ел башыннан эшләтеп җибәрелгән “Тикшерелгән бизнес” (“Проверенный бизнес”) сайты эшкуарлар өчен бик файдалы, тик әле урта һәм кече бизнес вәкилләре анда сирәк керә. Бу сайт аша эшмәкәрләр үзара аралаша, тәҗрибә уртаклаша, сорауларына җавап та таба ала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз