news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешәндә кар чаналарын тикшерәләр

11 декабрьдән 28 декабрьгә кадәр «Кар машинасы - 2016» профилактик операциясе уздырыла.

(Чирмешән, 14 декабрь, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Гөлсирә Шәрифуллина). 11 декабрьдән 28 декабрьгә кадәр «Кар машинасы - 2016» профилактик операциясе уздырыла. Бу уңайдан оештырылучы бердәм рейдларда Дәүләт техник күзәтчелеге, ЮХИДИ, янгын-коткару, аучылык хезмәте хезмәткәрләре катнаша, дип яза җирле басма

Тикшерү барышында машиналарның теркәлү мәгълүматларына туры килү-килмәвенә, кагыйдәләрнең үтәлешенә, техник карау узу-узмауга, мототранспортка кенәгәсе булу-булмау-га зур игътибар биреләчәк.

“Гостехнадзор”ның Чирмешән районы буенча баш дәүләт инженер - инспекторы Илнур Сәлахов әйтүенчә, бүген районда 25 кар машинасы (снегоход) бар: 10сы - физик , 15- юридик затларда теркәлгән. Теркәлмәгән мототехниканы йөртүчеләр дә бар икән.

-Декабрь-март айлары - кар машиналары иң еш файдаланыла торган чор, - ди инспектор. - Кызганыч, кар машиналары белән бәйле, кешеләр үлеменә һәм имгәнүенә китергән фаҗигаләр ел саен булып тора. Шуңа күрә “Кар машинасы” операциясенең төп бурычы - әлеге техниканы файдаланганда хәвефсезлек техникасы таләпләренең, юл хәрәкәте кагыйдәләренең төгәл үтәлүе, кар машинасы белән бәйле аварияләрне булдырмау, кешеләрнең имгәнүенә юл куймау.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100