Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чирмешәндә КамАЗ йөртүчене ток сугып үтергән
Ул йөген бушатып, арбасы күтәртелгән килеш алга кузгала һәм югары вольтлы электр чыбыгын өзә.
(Чирмешән, 15 июль, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Марат Гомәров). Чирмешәннән Кирилловлар гаиләсе зур хәсрәтле булды - гаилә башлыгын, 58 яшьлек Николай Кирилловны эштә ток сугып үтергән, дип яза җирле басма.
ЕГДС – бердәм дәүләт диспетчерлык хезмәтенең райондагы җитәкчесе Гөлия Яруллинадан белешүебезчә, “КамАЗ” машинасы йөртүчесе Казансу уңаендагы юл ремонты вакытында йөген бушатып, арбасы күтәртелгән килеш алга кузгала һәм югары вольтлы электр чыбыгын өзә. Кабинасыннан төшеп җиргә баскач, аңа ток суга. Йөртүче шунда ук җан биргән. Николай Кириллов “Татавтодор” җәмгыятенә караган Чирмешән участогында эшли иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз