Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чирмешәндә көрәш турнирында алексеевскилылар җиңгән
Татарстан беренчелегенә узган бәйгедә өч йөзләп яшь көрәшче катнашты.
(Чирмешән, 26 март, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Гөлсирә Шәрифуллина). 2002-2004 елда туган кызлар һәм егетләр арасында билбау көрәше буенча Чирмешәндә узган республика беренчелегендә беренче урынны Алексеевск спортчылары яулады. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
Укучылар Спартакиадасы кысаларында узган әлеге ярышларда 23 районнан өч йөзгә якын яшь спортчы көч сынашты.
Район данын тренерлар: Илгизәр Закиров, Рафик Гатин һәм Степан Хачатрян укучылары, барлыгы 35 көрәшче яклады.
Кызлар арасында җиде авырлык категориясендә иң көчлеләрне ачыкладылар. Пьедесталга күбрәк Алексеевск районы вәкилләре күтәрелде.
Егетләр арасында җиңүчеләрне ун төркемдә билгеләделәр.
Республика беренчелегенә командалар арасында Зәй һәм Кукмара районнары көрәшчеләре – икенче һәм өченче урыннарда. Чирмешәнлеләрнең җиденче урынга чыкты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз