Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чирмешәндә күп балалылар яңа нигездә йорт төзи
2012 елдан, күп балалыларга җир участоклары бирелә башлаганнан бирле, районда 106 гаилә йорт төзү өчен участок алган.
(Казан, 24 ноябрь, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадрия Гамирова). 2012 елдан, күп балалыларга җир участоклары бирелә башлаганнан бирле, районда 106 гаилә йорт төзү өчен участок алган. Шуларның 14се җир кишәрлеген быел теркәгән, дип яза "Безнең Чирмешән".
–Җир участогын район үзәгендә алырга теләүчеләр күп, тик ул теркәлү урыны буенча гына бирелә, – ди район милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Инна Тайдакова. - Теркәлгән барлык җир участокларының 26сы авыл җирлекләренә туры килә. Әмма Шешминка, Андреевка, Мордва Афонькәсе кебек авылларда күп балалы гаиләләр арасында җир кишәрлекләре алучылар бөтенләй юк.
Элеккеге аэропорт урынында күп балалы 80 гаиләгә җир бирелгән, яңа микрорайонда тагын 40 җир участогын резервта калдырганнар. Бүгенге көндә палатада җир алырга теләүче тагын бер гаиләнең гаризасы бар, документлар Казанда теркәлү үтә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз