news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чирмешәндә көмешкә дә саталар

Районда законсыз әйләнештән 811,50 литр алкоголь продукциясе алынган

 (Казан, 26 декабрь, “Татар-информ”). Чирмешән районында алкоголь продукциясе сатуга рөхсәте булган 69 сәүдә урыны бар.

Быел 11 айда полиция хезмәткәрләре исерткеч эчемлекләр сату белән законсыз шөгыльләнүче 24 кешене ачыклады, шуларның 12се “бизнес“ларын өйләреннән алып барган. “Чирмешән“ муниципальара полиция бүлеге кузгаткан административ эшләр нигезендә, шундый кәсеп юлындагы чирмешәнлеләр 57 мең сум штрафка тартылды.

Ел башыннан ноябрь азагына кадәр районда законсыз әйләнештән 811,50 литр алкоголь продукциясе алынган. Шуларның 17,5 литры – көмешкә (самогон), 325 литры – составында спирт булган сыекчалар, 167 литры – сыра. Итәк астыннан сатылырга дип әзерләнгән аракының 302 литры Казакъстанда җитештерелгән, дип яза “Безнең Чирмешән” басмасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot