news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешәндә җитәкчеләр һәм депутатлар мәктәп укучыларына мәктәпкә җыенырга булыша

Алтмыш укучыга уку кирәк-ярак белән тулы букча тапшырылды.

Чирмешәндә җитәкчеләр һәм депутатлар мәктәп укучыларына мәктәпкә җыенырга булыша
Кадыйр Гомәров

(Чирмешән, 6 август, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадыйр Гомәров). Чирмешәндә җитәкчеләр һәм депутатлар мәктәп укучыларына мәктәпкә җыенырга булыша. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Яшьләр һәм физкультурачылар бәйрәме уңаеннан оештырылган тантанадан алтмыш малай һәм кыз уку кирәк-ярак белән тулы букчалар алып киттеләр. Аларга әлеге бүләк Татарстан Дәүләт Советы депутаты Рәис Сөләйманов, район һәм оешмалар җитәкчеләре, авыл җирлекләре Советлары, депутатлар ярдәмендә алынган.

"Игелекле иганәчеләргә бик зур рәхмәт, бүген ике улыбызга – Антонга һәм Евгенийга сумкалар бирделәр. Болай булгач без мәктәпкә әзер. Гаиләбез ишле, дүрт балабыз мәктәпне тәмамлады да", - ди Чирмешәннән Галина Перцева.

Гомумән, “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” акциясе кысаларында Чирмешәндә яшәүче балаларның күпчелегенә булышу җаен таптылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100