news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешәндә ишегалларын төзекләндерү проекты буенча фикер алышулар дәвам итә

Халык җиткергән барлык фикерләрне кәгазьгә теркәделәр, төзекләндерү планын ясаганда аларны исәпкә алачаклар.

Чирмешәндә ишегалларын төзекләндерү проекты буенча фикер алышулар дәвам итә
Гөлсирә Шәрифуллина

(Чирмешән, 2 август, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Гөлсирә Шәрифуллина). Чирмешән районы үзәгендә ишегалларын төзекләндерү проекты буенча җәмәгатьчелек фикерен туплау дәвам итә. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Чираттагы очрашу Совет урамындагы 36-42 нче йортларда яшәүчеләр белән узды. Анда район Советы депутатлары һәм “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекчәсе сәркатибе Габдерәшит Җамалтдинов та катнашты.

Күл янындагы йортларда яшәүчеләрне, нигездә, башка күпфатирлы йортларда гомер итүче чирмешәнлеләрнеке кебек үк, юлларның ватылуы, ял итү өчен эскәмияләр, кер киптерү урыннары булмау борчый. Шул ук вакытта монда яшьләрнең төнлә тавышланулары, чит автомобильләрне кертмәс өчен шлагбаум кирәклеге турында да әйттеләр.

Халык җиткергән барлык фикерләрне кәгазьгә теркәделәр, төзекләндерү планын ясаганда аларны исәпкә алачаклар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100