news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешәндә иртәнге унга үзара салым буенча рефрендумда халыкның утыз проценты тавыш биргән

Авыл җирлекләрендә үзара салым җыюга кагылышлы референдумда хокук бозулар теркәлмәгән.

(Чирмешән, 18 ноябрь, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадыйр Гомәров). Чирмешән районы территориаль сайлау комиссиясе рәисе Рамил Әхмәдуллин әйтүенчә, иртәнге сәгать унга, исемлеккә кертелгән гражданнарның 4385 се, ягъни 30 проценты тавыш биргән. Бу хакта "Безнең Чирмешән" газетасы хәбәр итә. 

Иске Үтәмеш, Андреевка, Чумачка, Түбән Кәминкә, Югары Кармалка сайлау участокларында бюллетень алучылар шактый инде, теркәлгәннәрнең 72 – 42 проценты кадәр үк. Ә менә район үзәгендә сайлаучыларның 20 проценты гына бюллетень алган. Ульяновкада да референдум гражданнарның югары активлыгы белән уза.

"Бер сәгать эчендә үк йөзгә якын, ә сәгать 10:00 га 205 кешегә бюллетеньнәр бирдек, - ди сайлау участогы рәисе Николай Иванов. – Бездә исемлектә 578 кеше бар. Бүген халык уңай бәя бирсә, киләсе елда мондагы торак пунктларда байтак эш башкарылачак, шул исәптән үзсалым акчалары Сосновкада җәяүлеләр кичүен, Нагорныйда һәм Саминовкада су челтәрләре проектын ясауга, җәен һәм кышын урам юлларын, яктырткычларны хезмәтләндерүгә, җирлек тракторына бульдозер көрәге алуга һәм башка максатларга тотылачак".

Референдумда хокук бозулар юк, әлегә моңа бәйле шикаятьләр булмаган. Тавыш бирү иртәнге 7:00 дән 20:00 сәгатькә кадәр уза.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100