Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чирмешәндә инвалидларга эш табарга булышалар
Инвалидларның күпчелеге авыл җирлекләрендә эшлиләр һәм территорияләрне төзекләндерү буенча хезмәт куялар.
(Чирмешән, 9 сентябрь, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Евгений Ромин). Чирмешәндә инвалидларга эш табарга булышалар. Август аенда районның эш белән тәэмин итү үзәге физик мөмкинлекләре чикле 23 кешене эшкә урнаштырган, бу - июль аена караганда ике тапкырга күбрәк, дип яза район газетасы.
Инвалидларның күпчелеге авыл җирлекләрендә эшлиләр һәм территорияләрне төзекләндерү буенча хезмәт куялар.
- Бәркәтә, Чирмешән, Ульяновка, Яңа Элмәле, Яңа Кади, Түбән Кармалка, Туймәт авыл җирлекләрендә – икешәр, тагын алты җирлектә берәр кеше вакытлыча эш тапты, - ди эш белән тәэмин итү үзәге директоры Фәридә Дивитаева.
- Башка авыл җирлекләрендә дә бу юнәлештә төгәлрәк эшли башларлар, дип өметләнәбез. Ел башыннан без 50 инвалидны эшле иттек, ел ахырына кадәр аларның саны кимендә 20гә артыр дип ниятләп торабыз. Бу гамәлләр Россия Федерациясе хөкүмәте карары нигезендә башкарыла.
Авыл җирлекләрендә эшкә урнаштырылган физик мөмкинлекләре чикле якташларыбыз тулы булмаган эш көне һәм кыскартылган эш атнасы буенча эшли. Аларның хезмәтенә хак эш вакытына карап, билгеләнгән минималь хезмәт хакына пропорциональ күләмдә түләнә.
Быел өч инвалид үзәктән бирелә торган субсидия хисабына үз эшләрен ачып җибәрделәр, тагын берәү бизнес-план әзерли. Кире кайтарылмый торган бу субсидиянең күләме – 117 мең сум.
Үзәк директоры сүзләренчә, физик мөмкинлекләре чикле якташларыбызны эшкә урнаштыруга, аларның мәнфәгатьләрен яклауга киләчәктә зур игътибар биреләчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз