Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чирмешәндә инвалидлар шахмат һәм шашка уеннарында ярышты
Бу төр спорт уенында тәҗрибәле спортчылар белән бергә әле яңа гына шахмат белән мавыга башлаучылар да үзләрен сынап карады.
(Чирмешән, 12 декабрь, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадрия Гамирова). Инвалидлар декадасы кысаларында Чирмешән районында быел да шахмат буенча ярыш үтте. Үткән елдан аермалы буларак, быел шашкачылар да көч сынашты. Бу төр спорт уенында тәҗрибәле спортчылар белән бергә әле яңа гына шахмат белән мавыга башлаучылар да үзләрен сынап карады, дип яза район газетасы.
-Мин әле быел гына шахмат түгәрәгенә йөри башладым, тәҗрибәм зур түгел, шулай да үземнең көчемне бәяләргә булдым, - ди беренче Чирмешән мәктәбенең 3 класс укучысы Алмаз Нигъмәтуллин.
-Без түгәрәккә Алмаз белән йөрибез, шахмат уйнарга мине бабай өйрәткән иде, ә түгәрәктә Шамил абый Сөнчәләев аның серләрен, нечкәлекләрен ныграк аңлата, - дип сүзгә кушылды шул ук мәктәптән Владислав Тудияров.
Ярышларның хөкемдары Шамил Сөнчәләев уеннарны яшь категорияләре буенча уздырды. 3-6 класс укучылары арасында лицейдан Булат Могыйзов җиңеп чыкты, 7-11 класслар арасында Булатның абыйсы Айдардан көчлеләр табылмады. Хатын-кызлар арасында шахмат буенча да, шашка буенча да Иске Кадидан Римма Баянованы уза алмадылар. Шашка уеннында, мәктәп укучылары арасында, лицейдан Канон Бабаев җиңсә, ир-атлар арасында Чирмешәннән Самат Мөхәммәтшин иң оста уенчы дип табылды.
-Шахмат та уйный беләм, тик шашка күбрәк ошый. Шифаханәләрдә вакытта шашканы еш уйныйбыз, бер елны андагы ярышларда җиңеп тә чыккан идем әле, - ди Самат абый.
-Ярышлар, билгеле, бүләкләрсез, ә алар иганәчеләр ярдәменнән башка булмый. Районыбыз эшмәкәрләре, мәрхәмәтле кешеләре - Гөлсинә Абзалова, Фәридә Шәйхетдинова, Рамил Әхмәдуллин, Алсу Закировалар үзләренең ярдәмнәрен кызганмадылар, - ди район инвалидлар җәмгыяте рәисе Мәдинә Талипова. -Иганәчеләребезгә һәм уннарның хөкемдары Шамил Сөнчәләевка без бик рәхмәтле.
Мөмкинлеге чиклеләр һәм мәктәп укучылары өчен бу ярышлар яшьләрнең ял итү үзәгендә үтте, аны инвалидлар җәмгыяте оештырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз