Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чирмешәндә инвалидлар җәмгыяте җитмешләп хатын-кызны кунак итте
Иске Элмәледән кунак булып килгән Анна Захарова “Могҗизалар кыры” җиңүчесе булды.
(Чирмешән, 8 март, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадрия Гамирова). Район инвалидлар җәмгыяте 8 Март бәйрәаме уңаеннан оештырган чарада район авылларыннан килгән 70ләп хатын-кыз катнашты. Алар мул табыннар артында, район мәдәният йорты хезмәткәрләре чыгышын тыңлап, ял иттеләр, күңел ачтылар, җырлашып утырдылар.
Кунаклар барысы да бүләкләр белән киттеләр. Ә “Могҗиза кыры”нда катнашучылар аерым бүләкләргә ия булдылар.
Гүзәл хатын-кызларны – бәйрәмгә килгән әбиләрне, әниләрне, апаларны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләре буенча урынбасары Рәмзия Долгополова тәбрикләде һәм аларның саулыкта, озын гомер итүләрен теләде.
Әби-апаларның күбесенең мондый тантанада беренче генә катнашулары, үзләренә күрсәтелгән игътибар өчен оештыручыларга зур рәхмәтләрен җиткерделәр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз