Чирмешәндә ике машина кара-каршы бәрелешеп, бер кеше имгәнгән
Һәлакәт Әзи–Чирмешән юлының 26нчы чакрымында бүген иртән булган.
(Казан, 10 май, “Татар-информ”). Чирмешән районында юл-транспорт һәлакәтендә "Лада" машинасын йөртүче зыян күргән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Һәлакәт Әзи-Чирмешән юлының 26нчы чакрымында бүген иртән килеп чыккан. "Лада Гранта” каршы як юлга чыгып, “Лада Самара” белән кара-каршы бәрелешкән.

“Лада Самара” йөртүчесе тезен имгәткән. Аңа медицина хезмәткәрләре ярдәм күрсәтеп, Әлмәт үзәк хастаханәсенә озатканнар. “Лада Гранта” йөртүчесе зыян күрмәгән.
135нче янгын сүндерү-коткару часте хезмәткәрләре юл-транспорт һәлакәте булган урынны әйләндереп алган, машиналарның аккумуляторларын сүндергән.
