Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чирмешәндә иң яхшы укытучыларны һәм укучыларны бүләкләделәр
Тантаналы чарада республика, район күләмендәге фән олимпиадаларында җиңүләр яулаган укучыларны да бүләкләделәр.
(Чирмешән, 24 май, "Татар-информ", "Безнең Чирмешән", Гөлсирә Шәрифуллина). Чирмешәндә “Соңгы кыңгырау” бәйрәме алдыннан районда зур бәйрәм чарасы үткәреп, ел нәтиҗәләре буенча бер төркем укытучыларны һәм укучыларны төрле бәйгеләрдә һәм олимпиадаларда ирешкән уңышлары өчен бүләкләделәр. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Быелгы уку елында бәйгеләрнең мәктәп этабында – 100 дән күбрәк, муниципаль турларда 50 ләп педагог үзен сынап караган. Араларында республика бәйгеләренең зона ярышларында призлы урыннар яулаучылар да бар. Бүгенге чарада аларның барысын да сәхнәгә чакырып хөрмәтләделәр.
Мөгаллимнәр арасында иң дәрәҗәле “Ел укытучысы” бәйгесе өч номинациядә узган. “Педагогик дебют” номинациясе яңа булуына карамастан, ул бик популяр. Анда катнашу өчен педагогик стажның өч елдан да артык булмавы шарт итеп билгеләнгән.
Әлеге номинациядә Югары Кәминкә мәктәбе укытучысы Лилия Мисбахова җиңгән, "Татар теле һәм әдбияты укытучысы" номинациясендә Кармыштан Фирүзә Юнысова бүләкләнде. “Ел укытучысы” исеменә Әккәрәй мәктәбенең биология укытучысы Наталья Романовская лаек булды.
Тантаналы чарада республика, район күләмендәге фән олимпиадаларында җиңүләр яулаган, яхшы күрсәткечләргә ирешкән һәм үзешчән сәнгатьтә иң оста мәктәп укучыларын да бүләкләделәр. Араларында Чирмешән лицее, кадетлар мәктәп – интернаты, Лашман, Яңа Элмәле, 2нче Чирмешән, Ульяновка, 1нче Чирмешән мәктәпләрендә белем алучы укучылар байтак иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз