news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чирмешәндә иң яхшы директор урынбасарын билгеләделәр

Чирмешән лицееның тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Лилия Шәйхетдинова җиңүче дип танылды.

(Чирмешән, 20 февраль, "Татар-информ", "Безнең Чирмешән", Гөлсирә Шәрифуллина). Чирмешән лицееның тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Лилия Шәйхетдинова “Тәрбия өлкәсендә иң яхшы җитәкче” республика конкурсының муниципаль этабында җиңүче дип танылды, дип яза районның "Безнең Чирмешән" газетасы.

Әккәрәй мәктәбеннән Ирина Евдокимова – икенче, Күтәмәдән Валентина Зорина өченче урыннарда.

Әлеге бәйге республикада беренче тапкыр үткәрелә. Аның район этабында тугыз мәктәпнең директор урынбасарлары сынау тоттылар. Конкурста катнашучылар үзләре белән таныштырганнар һәм мәктәпнең тәрбия эше буенча проект тәкъдим иткәннәр, диелә район хәбәрендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot