news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешәндә Җиңү бәйрәме маршына ветераннар да кушылды

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 72 еллыгын районда да тантаналы итеп билгеләп үттеләр.

(Чирмешән, 9 май, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадыйр Гомәров). 9 майда бәйрәм чаралары “Үлемсез полк“ маршы белән башланып китте, дип яза район газетасы сайты.

Чирмешәнннең 1нче, 2нче мәктәбе, лицей, районның башка мәктәпләре укучылары, укытучылары, оешмалар вәкилләре ветеран бабаларының, әбиләренең, кардәшләренең рамга куелган фоторәсемнәрен кулларына күтәреп урамнар буйлап уздылар, аннары район җитәкчелеге белән бер колоннада бәйрәм митингы урынына, Совет урамындагы мәңгелек ут, билгесез солдат һәйкәле янына килделәр. Биредә аларга портретлар тоткан тагын байтак кеше кушылды. “Үлемсез полк“ колоннасында 1300дән күбрәк кеше барды.

Чирмешән районыннан Бөек Ватан сугышына 19852 кеше китә, 8534се кире кайтмый: һәлак була, хәбәрсез югала. Әлеге канкойгыч сугышта катнашкан ветераннардан бүген 14се (өчесе район үзәгендә) генә исән-сау.

“Үлемсез полк“та катнашучылар арасында сугыш һәм хезмәт ветераны, чирмешәнле Григорий Андреевның оныкчыгы, лицей укучысы Богдан Федотов та бар иде. Инде мәрхүм бабасының фоторәсемен зурайтып рамга куйганнар. Бу изге эштә Богданга әти-әнисе дә булышкан.

-Бабамның сугышчан медальләре дә күп булган, тик алар сакланмаган, - ди Богдан. -Без аның портретын кадерле истәлек итеп сакларбыз.

Район башлыгы Фердинат Дәүләтшин ветераннарга, чирмешәнлеләргә бәйрәм уңаеннан тәбрикләүләрен җиткерде, Бөек Җиңүнең бәһәсе, әһәмияте хакында сөйләде, билгеле, райондашларыбызның моңа керткән өлешенә зур бәя бирде.

Казаннан килгән вәкил – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының дәүләт ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Айрат Гәрәев чирмешәнлеләргә республика Президенты Рөстәм Миңнехановның Бөек Җиңү көне уңаеннан котлауларын ирештерде.

Тантаналы митингка меңләгән кеше җыелды. Оешмалар вәкилләре Билгесез солдат, Азатлык сугышчысы һәйкәләре, Геройлар Аллеясы түренә веноклар куйдылар. Булачак солдатларның - мәктәпләр укучыларының, кадетларның, полиция, больница, аграр техникум филиалы, МЧС хезмәткәрләренең, “Форпост“, “Яшь Гвардия“ вәкилләренең, казакларның бик матур формада Совет урамы буйлап марш атлап узуы да бәйрәмгә купшылык өстәде.

Бу көнне залп та бирелде, һавага шарлар җибәрелде. Бәйрәм концерты да булды. Ветераннарны, тылда тырышып эшләгән кайбер якташларыбызны чәй мәҗлесенә дә дәштеләр.

Митингта сугыш ветераннарыннан алты кеше катнашты.

-Бүгенге чарага да килергә тырыштым, хәзер аяклар бик тыңламый шул, - ди Лашман бабайларыннан иң өлкәне – 92 яшен тутыручы Габдулла абый Мөхәммәтшин. -Кичә үзебезнең авылда да хөрмәтләделәр, рәхмәт.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100