news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешәндә хайваннарны чебен-черкидән, кигәвеннән саклау чаралары күрәләр

Хикмәт - тиресне эшкәртүдә

 (Казан, 25 июнь, “Татар-информ”). Терлекләрне көтүлекләрдә чебен-черкиләр, кигәвеннәр бик тинтерәтә. Нәтиҗәдә, 20-30 процентка савым азая, малларның үсеше кими, дип хәбәр итә “Безнең Чирмешән” газетасы.

Көтүлектә чакта хайваннарны бөҗәкләрдән саклауны тәэмин итәргә кирәк, – ди район ветеринария берләшмәсе башлыгы Таһир Гыйниятуллин. – Хайваннарны чебен-черкидән саклауның нәтиҗәле ысулы – аларның тиресен инсектицидлар белән эшкәртү. Моның тәэсир итү көче бер көннән җитмеш көнгә кадәр. Мондый эшкәртүләрне ветберләшмә врачлары урынга барып башкаралар. Авыл җирлекләре башлыклары моның өчен безгә заявка бирергә тиеш, дип аңлата ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100