news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешәндә “Хәтер һәм кайгы көне“ узды

Бөек Ватан сугышы башланган көн уңаеннан, 22 июньдә район үзәгендә кайгы митингы узды, анда йөзләгән кеше катнашты.

(Чирмешән, 22 июнь, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадыйр Гомәров). Чирмешәндә Бөек Ватан сугышы башланган көн уңаеннан, 22 июньдә район үзәгендә кайгы митингы узды, анда йөзләгән кеше катнашты, дип яза район газетасы.

Моннан 76 ел элек илебез чикләрен бозып кергән фашистларны тез чүктергән халкыбыз батырлыгын әле дә онытмыйбыз, еш искә алабыз.

Безнең районнан Бөек Ватан сугышына 19852 кеше китә, 8534се кире кайтмый: һәлак була, хәбәрсез югала. Ул сугышта катнашканнардан 12се генә бүген исән-сау.

-Әле бүген дә, Бөек Ватан сугышында һәлак булган миллионнарча кешенең кабере билгеле түгел, әле бүген дә дөньяның кайбер илләрендә тынычлык юк, - диде район башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина митингта чыгышында. –Без хәтерне югалтмыйбыз, бүген кайгы кичерәбез.

Бик күп югалтулар китергән аяусыз сугышта гомерләре киселгән, үзе турында түгел, иле турында уйлап ут астына кергән каһарманнарны бер минут тын калып искә алдык. Азатлык сугышчысы түренә веноклар, чәчәкләр салынды. Мәктәп укучылары һәйкәл һәм мәңгелек ут янында почетлы караулда тордылар.

Чирмешәндә үткән Хәтер һәм кайгы митингысында оешмалар, хәрби комиссариат вәкилләре, дин әһелләре, мәктәпләр укучылары һәм укытучылары катнашты. Чыгыш ясаучылар илдә, дөньяда иминлек, үзара татулык булуын теләделәр, үткәннәрне онытмаска өндәделәр.

Чирмешәнлеләр 21 июнь кичендә мәңгелек ут каршында оештырылган “Хәтер шәме кабыз!“ акциясендә дә актив катнаштылар. Яшьләр эшләре һәм спорт, мәгариф, мәдәният бүлекләре, РДК, яшьләрнең ял итү үзәге вәкилләре, яшьгвардиячеләр ике йөзгә якын шәм кабызып, шулардан символик “1941“ санын яздылар, диелгән район хәбәрендә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100