Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чирмешәндә Гыйрфановлар гаиләсендә бишенче һәм алтынчы бала булып игезәкләр туды
Түбән Кәминкәдә яшәүче Илшат һәм Татьяна Гыйрфановларның әле бу көннәрдә генә игезәк малайлары туды.
(Чирмешән, 17 февраль,, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Марат Гомәров). Чирмешән районы Түбән Кәминкә авылында яшәүче Гыйрфановлар гаиләсендә бишенче һәм алтынчы бала булып игезәкләр туды, дип яза районның "Безнең Чирмешән" газетасы.
Малайларга Линар белән Динар дип исем кушканнар. Аларны әниләре Әлмәттә тапты. Быел, әлегә, Түбән Кәминкәдә бер сабый да тумаган иде.
-Яшереп тормыйм, мондый артымны планлаштырмаган идек, Аллаһы Тәгалә бирде сабыйларны. Хатыным Таня ягында да, ул Самара өлкәсенең Каменный Брод авылыннан, үземнең әти ягы нәселендә дә игезәкләр бар. Улларыбыз бер-берсенә бик охшаганнар, аеруы да кыен, исән-сау булсыннар инде, - ди балаларның әтиләре Илшат.
Гыйрфановлар хәзер биш малай, бер кыз үстерәләр. Игезәкләргә кадәр төпчек булып торган Илнурга ике яшь тә ике ай гына әле.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз