news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чирмешәндә гриппка каршы 8 меңнән артык вакцинаның барысын да кулланганнар

Районда гриппка каршы прививка ясау кампаниясе төгәлләнгән.

Чирмешәндә гриппка каршы 8 меңнән артык вакцинаның барысын да кулланганнар
Султан Исхаков/архив

(Чирмешән, 9 ноябрь, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Гөлсирә Шәрифуллина). Чирмешән районы үзәк хастаханәсенә,  гомумән, 8410 доза вакцина кайткан булган, алар барысы да кулланылган. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Өлкәннәргә 5703 доза “Совигрипп” вакцинасы, балаларга 2680 доза “Гриппол плюс” һәм “Ультрикс” ясалган.

Районда гриппка каршы прививка ясау кампаниясе төгәлләнгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot