news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чирмешәндә гошер сәдакасы җыялар: ел да 28-30 тонналап яшелчә туплана

Көзге нигъмәтләр, нигездә, дини уку йортларында укучыларга, сукырлар тернәкләндерелә торган “Ярдђм“ мәчетенә һ.б. социаль учреждениеләргә җибәрелә

 (Казан, 2 октябрь, “Татар-информ”). Чирмешән районы авылларында халык бу көннәрдә мәчет-мәдрәсәләргә дип яшелчәләр тапшыра.

Бәрәңге, суган, кишер, кәбестә ише көзге нигъмәтләр, нигездә дини уку йортларында укучы шәкертләргә, сукырлар өчен дә эшләүче “Ярдәм“ мәчетенә юллана. Гадәттә гошер сәдакасыннан үзебезнең картлар һәм инвалидлар йорт-интернатында яшәүчеләргә дә өлеш чыгаралар.

“Без ел да 28-30 тонналап яшелчә җыя идек. Быел аның бер өлешен Әлмәттәге мәдрәсәдән үзләре килеп алачак. Ә Казанга исә илтеп бирәчәкбез. Бу эштә узган елларда техника белән район кулланучылар җәмгыяте бушлай булыша иде. Быел да сәваплы эш өчен машина бирәчәкбез, диделәр”, – дип белдерә район имам мөхтәсибе Минсәгыйрь хәзрәт Миншин “Безнең Чирмешән” басмасына.

news_right_1
news_right_2
news_bot