Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чирмешәндә гомере вакытсыз өзелгән полиция хезмәткәрен волейбол уйнап искә алдылар
Полиция ветераннары арасында исә беренче урынны Чирмешән волейболчылары яулады.
(Чирмешән, 24 декабрь, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Гөлсирә Шәрифуллина). Үткән шимбә көнне "Чирмешән" физкультура-сәламәтләндерү комплексы базасында Чирмешән, Яңа Чишмә, Аксубай һәм Самара өлкәсенең Шентала районы полиция хезмәткәрләре көч сынашты. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
2009нчы елның 23нче декабрендә, куркыныч җинаятьчене тоткарлаганда, граната шартлап, милиция майоры 40 яшьлек Мирсәет Кәбиров һәлак булган иде.
Чирмешәндә җинаятьче кулыннан һәлак булган милиция майоры Мирсәет Кәбиров истәлегенә волейбол буенча спорт ярышында күчмә кубок Яңа Чишмә командасына тапшырылды. Полиция ветераннары арасында исә беренче урынны Чирмешән волейболчылары яулады.
Әүвәл хокук саклаучылар Мирсәет Мирсәяф улының туган авылы Кызыл Яр зиратына барып, хезмәттәшләрен искә алганнар, каберенә чәчәкләр салганнар, әти-әнисе янына да кергәннәр, күчтәнәчләр тапшырганнар.
Полициядә эшләүчеләр арасындагы беренчелектә сигез команда көч сынашты, яшьләрдән тыш, бүлекчәләрнең ветераннар командалары да үзләрен сынап карадылар.
Ярышларда төп төркемдә Аксубай командасы икенче урынны яулады, Шентала белән Чирмешән спортчылары - өченче һәм дүртенче булдылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз