news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешәндәге ярышта Бөгелмә волейболчылары җиңде

Баулы, Мөслим, Әлмәт командалары да призерлар арасында, алар да кубоклар һәм Дипломнар белән бүләкләнделәр.

(Чирмешән, 10 апрель, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Гөлсирә Шәрифуллина). Мәктәп укучылары арасында Чирмешәндә узган Бөтенроссия спартакиадасының волейбол буенча зона ярышларында безнең районның кызлар һәм егетләр командалары дүртенче урынга чыкты, дип яза җирле басма.

Бәйгедә барлыгы тугыз район: Азнакай, Лениногорск, Ютазы, Бөгелмә, Баулы, Мөслим, Әлмәт, Нурлат һәм Чирмешән спортчылары көч сынаштылар.

Район данын 1нче Чирмешән мәктәбе егетләре һәм Ивашкино урта мәктәбенең кызлар командасы яклады.

Егетләр командалары – район мәдәният йорты спорт залында, кызлар 1нче Чирмешән мәктәбе залында уйнадылар. Уеннар бик кискен барды, аеруча финалга чыккан командалар арасында, кайсы команданың җиңәсен уен ахырына кадәр билгеләп булмады.

Бөгелмә районының кызлар һәм егетләр командалары беренче урынны яуладылар. Баулы, Мөслим, Әлмәт командалары да призерлар арасында, алар да кубоклар һәм Дипломнар белән бүләкләнделәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100